Якташыбыз, ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» дип исемләнгән II иҗат бәйгесенә старт бирәбез!
Бәйгене «Теләчиинформ» мәгълүмат үзәге оештыра. Конкурсның максаты: талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, видеоязмалар рәвешендә башкарыла (регламент – 5 минутка кадәр).